Бүген БРКХ җирлегендә "Пульмонологиянең көнүзәк мәсьәләләре" темасына «Казан педиатрия мәктәбе» дигән Россия белем бирү конференциясе узды.
Конференциядә түбәндәге темаларны карадылар һәм алар турында фикер алыштылар: кече яшьтәге балаларда бронхиаль астма, куркынычсызлык күзлегеннән караганда ютәл һәм салкын тию вакытында рецептурасыз препаратлар, югары һәм түбән сулыш юллары йогышларының антибактериаль терапиясендә хаталарны анализлау һәм башкалар.
Йомгаклау өлешендә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.