Арча ҮРХдә капиталь ремонттан соң сырхауханә ачылды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Арча ҮРХдә капиталь ремонттан соң сырхауханә ачылды. Тантаналы чарада ТР ССМ министр урынбасары И.Р. Фатыйхов, Арча муниципаль районы башлыгы И.Г. Нуриев, Арча ҮРХ баш табибы Т.В. Баһаветдинов катнаштылар. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау амбулатор-сырхауханә учреждениеләрен модернизацияләү программасы кысаларында ремонтланган сырхауханәдә «Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты» стандартын гамәлгә кертү өчен шартлар тудырылды, регистратура үзгәртеп корылды, пациентлар хәрәкәтенең логистикасы үзгәртелде, кичектергесез ярдәм кабинеты ачылды, моннан тыш, мөмкинлекләре чикләнгән пациентлар өчен уңайлы шартлар булдырылды, биналарны зоналаштыру гамәлгә ашырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International