Сарман ҮРХдә медицина советы узды, анда район медицина оешмаларының эшенә йомгаклар ясадылар һәм 2019 елга бурычлар билгеләделәр. Совет эшендә ТР ССМ министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев катнаштылар.