Кайбыч районында иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләделәр

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Кайбыч районында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең Медицина советы узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, РКХнең сырхауханә эше буенча баш табиб урынбасары Айрат Хәйруллин, Кайбыч районы башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, шулай ук табиблар, шәфкать туташлары, фельдшер-акушерлык пунктларының фельдшерлары катнаштылар. Районда дәвалау-профилактика учреждениеләренең эшчәнлеге турында баш табиб Гөлнара Сафиуллина сөйләде. Чара ахырында хастаханәнең иң яхшы хезмәткәрләрен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Кайбыч муниципаль районы Башлыгының, шулай ук «Кайбыч үзәк район хастаханәсе»ДАССУнең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International