Бүген Казан дәүләт медицина университетында профессор Давыд Менделевич исемендәге беренче стипендияне тапшыру булды. КДМУның психиатрия кафедрасы ординаторы Элина Мөхәммәтшина һәм югары уку йортының медицина һәм гомуми психология кафедрасы аспиранты Иван Митрофанов мактаулы бүләккә ия булдылар. Укучыларга бүләкне профессор улы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич тапшырды, ул абыйсы – КДМУның медицина психологиясе кафедрасы мөдире, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич белән әлеге чараның инициаторлары булдылар.