ТКҮРКХдә «Без коррупциягә каршы» иҗади конкурсына йомгак ясадылар. Бу юлы жюри хөкеменә шигырьләр, слоганнар, речевкалар һәм хәтта үзләре язган девизлар тәкъдим ителде. ТКҮРКХнең 17 бүлегеннән хезмәткәрләр 17 төрле иҗади эш тәкъдим иттеләр. Иң яхшыларны сайлап алу җиңел булмады. Бәяләүләр вакытында иҗади караш, уйланганның оригинальлеге, бирелгән проблеманың көнүзәклелеге, аның конкурс тематикасына туры килүе, конкурс эшләрен оформить итүгә таләпләрне үтәү исәпкә алынды.