Алексеевск ҮРХдә медицина советы утырышы узды

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

Алексеевск ҮРХдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов катнашуында медицина советы утырышы узды.

Баш табиб Илдар Фәхретдинов районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2018 ел эчендә эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында сөйләде. КЭЭ буенча баш табиб урынбасары Альбина Фәсахова 2018 ел эчендә клиник-эксперт эшенең торышы турында сөйләде. Җаваплы белгечләр аерым терапия һәм акушерлык-гинекология хезмәте, балаларга хезмәт күрсәтү буенча йомгаклар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International