Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 8552 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1154 тапкыр. Медиклар бәхетсезлек очракларына 860 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 42 тапкыр. Бу ЮТҺдә 44 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 14 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 66 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6863 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 63, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 192.