Министр Айрат Фаррахов: « Мин ышанып әйтәм, иң якын киләчәктә без Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең эффектив үсешен һәм безнең бөтен уйларны һәм ниятләрне тормышка ашыруны тәэмин итәчәкбез»

2012 елның 7 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Югары медицина технологияләр Белем бирү үзәгенең конференц-залында «Татарстан Республикасы медицина эшчеләре Ассоциациясе» коммерсияле булмаган партнерлыгы утырышы булды.

«Ике ел элек без Татарстан Медицина эшчеләре ассоциациясе оештыру инициативасы белән чыктык. Без төп этапларны үтәбез, безнең алда мөһим зур бурычлар. АКШта шундый ук Ассоциация 200 ел эшли. Мин ышанып әйтәм, иң якын киләчәктә без Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсенең эффектив үсешен һәм безнең бөтен уйларны һәм ниятләрне тормышка ашыруны тәэмин итәчәкбез», - дип билгеләде ТР Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов.

Бүгенге көндә Ассоциациягә 11048 әгъза керә. Регламент буенча идарә рәисе Р.Ф.Шәвәлиевнең «2009-2011 нче елларда Ассоциация эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары» дигән отчеты яңгырады, һәм шулай ук Координация киңәше әгъзаларын һәм Ассоциация Президентын сайлау булды. Координация киңәше әгъзалары булып А.З. Фәррахов - Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры, А.С. Созинов - Казан дәүләт медицина университеты ректоры һ.б. сайландылар. ТР Медицина эшчеләре ассоциациясе Президенты булып Ирина Питулова сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International