Алабуга шәһәрендә яшәүченең үлем факты буенча мәгълүмат

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Алабуга 24 порталы тарафыннан Алабуга шәһәрендә яшәүченең дуңгыз гриппыннан үлүе турында бастырылган мәгълүматны рәсми рәвештә расламый.

Диагнозны раслау өчен кайбер лаборатор тикшеренүләр кирәк, аларның нәтиҗәләре Федераль референс үзәкләр тарафыннан расланалар. Бу процесс бер ай дәвамында башкарыла.

Хәзерге вакытта экспертлар тарафыннан клиник очрак карала, Алабуга шәһәрендә яшәүченең авыру тарихы өйрәнелә, аның диспансеризация үтү факты тикшерелә. Билгеле булганча, әлеге кеше 2018/2019 елгы эпидемия сезонында вакцинациядән баш тарткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International