БРКХ делегациясе Таҗикстан Республикасына эш визиты белән килде

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

БРКХ белгечләре делегациясе Таҗикстан Республикасына эш визиты белән килде, визит кысаларында Республиканың әйдәүче клиникалары белән берничә килешүгә имза кую планлаштырыла.

Татарстан делегациясе Таҗикстан Республикасының «Истикол» күп профильле клиникасы белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Әлеге эре һәм заманча клиникада диагностикалау, дәвалау өчен барлык шартлар да бар. Ул Үзәк Азиядә иң заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган. «Истикол»  650 ятакка исәпләнгән, бер сменада хастаханә 800дән артык кешене кабул итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International