Республика онкология диспансеры Казан шәһәренең 121нче номерлы лицеенда социаль акция үткәрде

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Республика клиник онкология диспансеры 121нче номерлы лицейда социаль акция уздырды, ул күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында хезмәткәрләр хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Лицейның бөтен теләгән хезмәткәрләре ТР ССМ РКОД онколог-маммолог табибларының карап тикшерүләрен үтә алдылар. Акция кысаларында барлыгы 100гә якын кеше каралды, бер патология ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International