Грипп нәрсә ул һәм аның куркынычы нидән гыйбарәт?

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Грипп – һәр кеше авырый ала торган йогышлы авыру ул. Гриппны китереп чыгаручы булып вирус тора, ул йогышлы кешеләрдән әйләнә-тирәдәгеләрнең йоткылыгы өстенә эләгә.

Күпчелек кешеләр грипп белән нибары берничә көн генә авырый, әмма кайберләре җитдирәк чирлиләр, авыруның авыр үтүе дә мөмкин, хәтта үлем очраклары да бар.

Грипп вакытында булган хроник авырулар кискенләшә, моннан тыш, гриппның мөмкин булган өзлегүләренең киң исемлеге бар:

Үпкә ягыннан өзлегүләр (пневмония, бронхит). Нәкъ менә пневмония грипптан үлем очракларының күпчелегенең сәбәбе булып тора.

Югары сулыш юллары һәм ЛОР-органнар ягыннан өзлегүләр (отит, синусит, ринит, трахеит).

Йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр (миокардит, перикардит).

Нерв системасы ягыннан өзлегүләр (менингит, менингоэнцефалит, энцефалит, невралгия, полирадикулоневритлар).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International