БРКХдә ел саен уздырыла торган традицион медицина советы булды, анда 2018 ел эчендә учреждениенең эшенә йомгаклар ясалды. Төп доклад белән клиниканың баш табибы Айрат Зыятдинов чыгыш ясады. Медицина советы эшендә ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт буенча комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова, КДМУ ректоры Алексей Созинов, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов, Татарстанның эре клиникаларының, шулай ук үзәк район хастаханәләренең баш табиблары, кафедраларның һәм хастаханәнең хезмәткәрләре катнаштылар.