Кукмара ҮРХдә йомгаклау медицина советы узды, анда районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Утырышка Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов, Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Рузалия Галиева һәм хастаханә хезмәткәрләре чакырылган иделәр.