Урыссу үзәк район хастаханәсендә 2018 ел эчендә район сәламәтлек саклау эшенең йомгакларын ясадылар. Медицина советы утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Светлана Самонина, Ютазы муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова, районның иҗтимагый советы, шулай ук учреждение хезмәткәрләре катнаштылар. Баш табиб Светлана Шакирова районның сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары буенча төп доклад белән чыгыш ясады.