Аксубай ҮРХдә ккиңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов, Норлат, Әлки, Чирмешән һәм Аксубай районнарындагы ТР Роспотребнадзорының территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Андрей Тимирясов һәм дәвалау учреждениесе коллективы катнаштылар. Баш табиб Рөстәм Әхмәтшин 2018 елда Аксубай ҮРХ эшчәнлеге йомгаклары, 2019 елга бурычлар һәм үсеш перспективалары турында сөйләде.