Чистай ҮРХдә сәламәтлек саклау учреждениеләренең эш йомгакларын ясадылар

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Чистай шәһ. Балалар һәм яшьләр иҗат сараеның актлар залында «Чистай ҮРХ» ДАССУнең медицина советының йомгаклау отчет утырышы узды. Медицина хезмәткәрләренең традицион очрашуы барышында Чистай муниципаль районының сәламәтлек саклау учреждениеләренең 2018 елдагы эшчәнлегенә йомгаклар ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Медицина советы эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов, «Чистай ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Рәис Мостафин катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International