«Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУдә 2018 елның эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларга багышланган киңәйтелгән медицина советы узды.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары – Сергей Осипов, Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) Региональ иҗтимагый оешмасының Республика советы рәисе – Хәбир Иштирәков, Тәрбия эше буенча идарә башлыгы, «Наш выбор» Казан ДМУ волонтерлар үзәгенең җитәкчесе – Инесса Федулова, «Волонтерлар-медиклар» дигән Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан региональ бүлегенең региональ координаторы – Анна Макарова, «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺББ ДБББУ ректоры Алексей Созинов, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының РМӨҺББА ӨҺББ ФДБББУ филиалы – КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов, шулай ук ТР ССМ баш штаттан тыш белгечләре һәм республика ДПУнең һәм Татарстан башкаласының баш табиблары катнаштылар.