Түбән Каманың «Апуш» балалар шәһәр китапханәсендә бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле турында фикер алыштылар. Балалар шәһәр хастаханәсе белгечләре әтиләргә бала белән бәйләнешне ничек җайга салырга, баланың сәламәт, акыллы һәм кызыксынучан үсеше өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Һәм бала тәрбияләүдә катлаулы мәсьәләләрнең һәм проблемаларның гади чишелешен тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, КРВИ һәм гриппны профилактикалау буенча көнүзәк тема турында фикер алыштылар.