БРКХ белгечләре делегациясе эш визиты белән Үзбәкстан Республикасында. Визит кысаларында әйдәүче клиникалар белән берничә килешүгә кул кую, шулай ук мастер-класслар уздыру планлаштырыла.
БРКХ делегациясенең эш визиты нон-стоп режимында уза. Татарстан табиблары министрның беренче урынбасары һәм аналык һәм балачак департаментлары җитәкчеләре белән очраштылар, әйдәүче нейрохирургия үзәгенең һәм педиатрия хирургиясе клиникасының хезмәттәшләре белән таныштылар һәм аралаштылар.
Иртәгә визит педиатрия үзәгендә конференция белән дәвам итәчәк, анда илнең баш педиатрия учреждениеләреннән белгечләр көтелә. Шулай ук Үзбәкстаннан килгән хезмәттәшләр өчен урология һәм офтальмология буенча хирургия мастер-классларын үткәрү планлаштырылган.