Республика офтальмология хастаханәсендә Ватан сакчылары көненә багышланган пациентлар өчен бәйрәм концерты уздырдылар.
Казан дәүләт медицина университеты студентлары арасыннан волонтерлар лирик һәм патриотик җырлар белән чыгыш ясадылар.
Бәйрәм программасы тамашачыларга уңай эмоцияләр бүләк итте. Ахырдан пациентлар волонтер-медикларга ихлас рәхмәт белдерделәр, аларга тыныч күк йөзе теләделәр.