Балык Бистәсе РҮХдә район сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы булды.
Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, шулай ук хастаханәнең хезмәткәрләре катнаштылар.
Балык Бистәсе районының сәламәтлек саклау эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Мансур Китаев сөйләде. Ул төп демографик күрсәткечләр, медицина учреждениесе эшчәнлегенә анализ, эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча үткәрелә торган чаралар эшенә бәя бирде, 2018 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм 2019 елга куелган бурычларга тукталды.
Илнур Ибраһимов медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм районның социаль-икътисадый үсешенең яңа программалары турында сөйләде.
Илдар Фатыйхов Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе күрсәткечләрен анализлады һәм эшчәнлеккә йомгак ясады, шулай ук 2019 елда республика сәламәтлек саклау алдында торган бурычлар – «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» федераль программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.