2018 елда Түбән Камада балалар арасында туберкулезның яңа гына ачыкланган 6 очрагы теркәлде, өлкәннәр арасында – 63 очрак. Балалар табибы – фтизиатр Валентина Можная ни дәрәҗәдә туберкулезның куркыныч булуы һәм зарарлануны ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләде.
Туберкулез – йогышлы авыру, ул барлыгыннан да ешрак үпкәләрне зарарлый. Микобактерия (Коха таякчыгы) авыруны тудыручы булып тора. Йогыш һава-тамчы юлы белән күчә, ягъни сөйләшү вакытында кешедән йоктырырга мөмкин, шулай ук авыру төчкерсә, ютәлләсә, ә кайчагында йогышлы кеше белән бер бүлмәдә булу гына да җитә.