Яшел Үзән муниципаль районында йомгаклау медицина советы булды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

2019 елның 22 февралендә Яшел Үзән муниципаль районында йомгаклау медицина советы булды. Медицина советы эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, «Яшел Үзән ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Татьяна Сабурская, шулай ук Яшел Үзән муниципаль районы предприятиеләренең, учреждениеләренең һәм оешмаларының җитәкчеләре, иминият компанияләренең һәм иҗтимагый оешмаларының, масса-күләм оешмаларының вәкилләре, медицина учреждениеләренең һәм филиалларының җитәкчеләре, Яшел Үзән РҮХ структур бүлекчәләренең мөдирләре катнаштылар.

Россия Федерациясе Президенты һәм Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Сәламәтлек саклау алдында куелган стратегик бурычларны, Яшел Үзән сәламәтлек саклавы тормышка ашырырга һәм структурасына 8 федераль проект кертелгән «Сәламәтлек саклау» гомуммилли программасы чараларын гамәлгә ашыруда катнашырга тиеш.

Төп бурыч – стратегик максатларга ирешү: үлем күрсәткечләрен киметү, кадрлар җитешмәүчелеген бетерү, барлык гражданнарны профилактик медицина карап тикшерүе белән колачлау.

Татьяна Сабурская коллегаларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм медицина хезмәткәрләре коллективларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Владислав Виниченко сәламәтлек саклау үсешенең перспективаларын – сәламәтлек саклауның милли проектларын билгеләде, аларның бурычлары – туучылар санын, табигый үсеш арттыру, барлык сәбәпләрдән үлүчеләр санын киметү, сабыйлык үлеме санын киметү. «Кадрлар – бүген иң актуаль мәсьәлә. Узган киңәшмәдә Татарстан Президентының табибларга җитешмәүлек проблемасы күтәрелде. Кадрлар җитмәү проблемасын Россия Федерациясе Президенты Федераль Җыелышка үз Юлламасында билгеләде», – дип басым ясады Владислав Виниченко.

Александр Тыгин, йомгаклар ясап, проблемалы мәсьәләләрне билгеләде –  Яшел Үзән сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар җитмәүне, аларны саклау, халыкның канәгатьлеген тәэмин итү һәм бөтен эш халкыбызның сакланышына юнәлдерелергә тиеш, дип басым ясады.

Медицина советы гадәттәгечә иң яхшы медицина хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International