Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8530 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1165 тапкыр чыктылар. Медиклар бәхетсезлек очракларына 866 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 32 тапкыр. Бу ЮТҺ 25 кеше зыян күрде, 12се дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 11 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 77 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6830 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 61, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 172.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 22гә очракка кимеде (авырулар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны бала табулар буенча 11гә артты. Мөрәҗәгатьләр саны ЮТҺ буенча – 10га, янгыннар буенча – 3кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 2гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 20гә кимеде. Җәмәгать урыннарына мөрәҗәгатьләр саны 11гә артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.