РКТКДа эш йомгакларын ясадылар

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

2018 елда эш йомгаклары буенча медицина советы Республика клиник туберкулезга каршы диспансерында узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Роспотребнадзорның ТР буенча территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова, СПИД һәм йогышлы авырулар профилактикасы һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәгенең баш табибы Нияз Галиуллин катнаштылар.

Туберкулезга каршы хезмәтнең 2018 елдагы эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен үзенең докладында баш табиб Алексей Алексеев тәкъдим итте.

Ахырда А. П. Алексеев 2019 елга туберкулезга каршы хезмәтнең бурычы туберкулез белән авыручылар санының 100 мең кешегә 30,0 һәм 100 мең кешегә 3,0 дәрәҗәсендә стабильләшүе булып тора, дип билгеләп үтте.

Барлык чыгышлар ахырында утырышта катнашучылар алдында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары С. А. Осипов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, РКТКД эшчәнлегенең бүгенге көндә барлык юнәлешләре дә актуаль һәм кирәкле, һәм хәзер яңа телекоммуникация методларын кертергә кирәк.

Медсовет ахырында «РКТКД» ДАССУнең медицина хезмәткәрләрен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм «РКТКД» ДАССУнең күпьеллык хезмәте һәм югары профессиональлеге өчен мактау грамоталары белән бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International