2018 елда АМЯХ эше йомгакларына һәм 2019 елга булган бурычларга багышланган медицина советының йомгаклау киңәйтелгән утырышы Яр Чаллы шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә узды.
Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Нияз Фатыйхов катнашты. Чара Яр Чаллының медицина учреждениеләренең җитәкчеләре, үзәк район хастаханәләренең җитәкчеләре, «АМЯХ» ТР ДАССУнең Иҗтимагый советының вәкилләре, Шәһәр советының депутатлары, бүлек мөдирләре, өлкән шәфкать туташлары, профсоюз хезмәткәрләре катнашуында узды.