РМКМҮдә 2018 елгы эшкә йомгак ясадылар

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Йомгаклау медицина советы Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгендә узды.  Анда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эшләр идарәчесе Идеал Айзетуллов һәм учреждение хезмәткәрләре катнашты. Утырыш башланыр алдыннан кунакларга РМКМҮнең сирәк фонды тәкъдим ителде.

Төп доклад белән үзәкнең директоры Диләрә Швецова чыгыш ясады. Ул үзәкнең 2018 елдагы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турында сөйләде һәм агымдагы елга яңа бурычлар тәкъдим итте. Идеал Айзетуллов ТР сәламәтлек саклау системасында РМКМҮнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләде. Медицина советы үзәк хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International