Яр Чаллы шәһәренең КБМҮ җирлегендә ТР Баш шәфкать туташлары советы һәм ТР Медицина шәфкать туташлары ассоциациясе булышлыгында «Медицина оешмасы шартларында имин мохит оештыру» темасына шәфкать туташлары персоналы өчен белем бирү семинары булды. Семинар эшендә Яр Чаллы, Алабуга һәм Тукай районыннан 100дән артык делегат катнашты.