ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсе «РФ сәламәтлек саклауның иң яхшы учреждениесе-2018» абруйлы милли конкурсының лауреаты булды.
Баш табиб Динә Камил кызы Хөсәенова халыкны савыктыруга керткән өлеше өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде. «Сыйфатның милли билгесе» конкурсы лауреатлары арасына кертү Россия Федерациясе субъектларында үткәрелгән кулланучыларның фикерләрен, дәүләт һәм муниципаль органнар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары тәкъдимнәрен сораштырулары, шулай ук ачык чыганакларда бәяләмәләр һәм рейтинглар анализы нигезендә гамәлгә ашырыла.