Лениногорск ҮРХдә киңәйтелгән медицина киңәшмәсе узды

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Лениногорск ҮРХдә районның сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлегенең йомгакларына багышланган киңәйтелгән медицина советы узды.

Анда «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарә башлыгы Дмитрий Фролов, районның сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, хастаханәнең структур бүлекчәләренең мөдирләре һәм хезмәткәрләре катнашты.

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең 2018 елдагы эше һәм 2019 елга бурычлары турында төп доклад белән Айдар Яркаев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International