Регионара клиник-диагностика үзәге медицина советында 2018 елның йомгакларын тәкъдим итте

2019 елның 1 марты, җомга

28 февральдә «Гранд Отель Казан» кунакханәсендә Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең 2018 елдагы эшчәнлегенең йомгаклары буенча медицина советы булды. Утырышта РКДҮнең Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашты.

Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков медицина советы утырышының йомгаклары буенча РКДҮ коллективына рәхмәт белдерде, клиниканың һәм аның хезмәткәрләренең уникальлеген билгеләде: «Мин ышанам – кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр санын киметү буенча куелган бурыч безнең тарафтан үтәләчәк, чөнки Регионара клиник-диагностика үзәге бу юнәлештә баш учреждение дип билгеләнгән”, –  дип билгеләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International