5 мартта Казанда ТР фармацевтика хезмәтенең йомгаклау киңәшмәсе узачак. Утырышта сәламәтлек саклау министры Марат Садыков катнашачак. Эш нәтиҗәләре турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева сөйләячәк.
«DSM Group» мәгълүматлары буенча 2018 елда Россия фармацевтика базарының күләме гомуми гыйбарәдә 2,6% ка арткан һәм 1675 млрд. сум тәшкил итте (2017 елда – 1 632 млрд. сум). 2018 ел йомгаклары буенча республика фармацевтика базарының күләме 34,8 млрд. сум тәшкил итте, 2017 ел белән чагыштырганда үсеш – 3%.