Чистай ҮРХнең табибы-эпидемиологы хезмәт коллективы алдында чыгыш ясады

2019 елның 1 марты, җомга

Чистай муниципаль районында «Балкыш» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Чистай ҮРХ» ДАССУнең табибы-эпидемиологы Румия Хәсәнҗанова белән хезмәт коллективының очрашуы узды. Чара Чистай районы халкына эпидемиологик хәл, коллективта ВИЧ-йогышны профилактикалау чаралары турында мәгълүмат җиткерү максаты белән үткәрелде. Социаль хезмәткәрләр анкеталаштыруда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм «ВИЧ-йогышны профилактикалау» темасына мәгълүмати-агарту әдәбияты белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International