Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 8437 тапкыр чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1205 чакыру.
Медиклар бәхетсезлек очракларына 835 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 38 тапкыр. Бу юл-транспорт һәлакәтләрендә 50 кеше зыян күрде, 30 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 17 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 75 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6799 чакыру үтәлде, шулардан көчле миокард инфарктлары – 56, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 178.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 93кә кимеде (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә). Бала табулар буенча мөрәҗәгатьләр саны - 2гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә кимеде. Чакырулар саны ЮТҺ буенча - 6га, янгыннар буенча - 6га, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча - 6га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 40ка артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.