Казанның 16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә 2018 елда клиниканың эш йомгакларына һәм 2019 елга бурычларына багышланган медицина советының утырышы узды.
Утырыш эшендә Казанның Башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Хәлфиев, Казан Сәламәтлек саклау идарәсенең аналык һәм балачак сәламәтлек саклау бүлегенең консультанты Наилә Князева, ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе КП президенты Ирина Петулова катнаштылар. Эшчәнлек нәтиҗәләре турында отчет докладын баш табиб Владимир Беляков тәкъдим итте.
ТР ТММИФ бәйсез бәяләү мәгълүматлары буенча, клиникада дәвалаудан канәгатьләнгәнлек 82%, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы бәяләве буенча – 96% тәшкил итте
Медицина ярдәме сыйфатын күтәрү буенча максатчан эш клиникага «Эшлекле камиллек» номинациясендә 2018 елда сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләрен алуга конкурс лауреаты булырга мөмкинлек бирде.