ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыков һәм КДМУ ректоры Алексей Созинов университетның максатчан юнәлеше буенча белем алучы студентлары белән очраштылар. Очрашуда КДМУның дәвалау һәм педиатрия факультетларының 6 нчы курс студентлары катнашты. Укуны тәмамлаучыларын киләчәктә эшкә урнаштыру, ординатурада укыту һәм Республикада сәламәтлек саклау тармагын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.