Халыкара онкология берләшмәсендә март калын һәм туры эчәк яман шеше белән көрәшү һәм хәбәрдарлык ае булып тора.
Дөньяның барлык алдынгы илләрендә колоректаль яман шеш онкология патологияләре структурасында алдынгы урыннарның берсен алып тора. 2018 елда Татарстан Республикасында калын эчәкнең яман шеше, онкология пациентларының гомуми саныннан 13,2 % тәшкил итеп, икенче урында булды.