Яр Чаллыда Медицина эшчесе көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара булды

2012 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, профессиональ бәйрәм алдында, Яр Чаллы шәһәрендә Медицина эшчесе көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара булды.

«Үз тормышларын иң намуслы һәм кешелекле һөнәргә багышлаган кешеләрнең профессионализмыннан, игелеклелегеннән һәм игътибарлы булуыннан кешенең иң кыйммәтле булган гомере тора», - дип билгеләде Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты башлыгы Ф. Латыпов.

Церемониядә шулай ук «Иң яхшы шәфкать туташы - 2012 ел» һәм «Иң яхшы табиб - 2012 ел»шәһәр бәйгеләре җиңүчеләрен билгеләп үттеләр. Җиңүчеләр акчалата бүләк алдылар: табиблар 25әр мең сум, урта медицина эшчеләре 10ар мең сум.

Тармак ветераннары да игътибарсыз калмадылар. Шәһәрнең дәвалау-профилактика оешмаларында 50 ел һәм аннан да артык эш стажы булган һәм эшләвен дәвам итүче 17 белгечне Шәһәр мэры Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Медицина эшчеләре исеменә яңгыраган котлаулар шәһәрнең әйдәүче артистлары катнашуында булган концерт номерлары белән аралаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International