Яр Чаллыда кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре турында фикер алыштылар

2019 елның 5 марты, сишәмбе

«Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» пилот проекты кысаларында Яр Чаллыда белгечләрне укыту узды. КДМУның госпиталь педиатриясенең кафедрасы мөдире Динара Садыйкова 2нче номерлы Балалар шәһәр хастаханәсе җирлегендә база һәм киңәйтелгән йөрәк-үпкә реанимациясенең төп теоретик мәсьәләләре буенча лекция укыды.

«Кичектергесез педиатриянең көнүзәк бүлекләре» пилот проекты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан Казан дәүләт медицина университеты һәм Балалар Республика клиник хастаханәсе белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International