Казанда Торакаль хирургия симпозиумы узды

2019 елның 5 марты, сишәмбе

Казанда академик М. И. Перельман исемендәге торакаль хирургия буенча VIII Россия-Европа белем бирү «Торакальная Евразия: күптөрлелектә бердәмлек» симпозиумы узды.  Анда беренче тапкыр Европа һәм Россиядән генә түгел,  Азиянең әйдәүче белгечләре дә катнаштылар.

Симпозиум программасы өч көнгә исәпләнгән иде, алар дәвамында бөтен Россиядән һәм башка илләрдән торакаль хирурглар дөнья экспертларыннан соңгы тенденцияләр турында белделәр. Быел торакоскопия, үпкәләрне трансплантацияләү, күкрәк травмалары һ.б. кебек төп темалар өч блокка бүленгән: «Россия», «Европа», «Азия» карашлары.

Симпозиум эшендә катнашкан фикерләр лидерлары арасында:

  • РФА академигы, торакаль хирурглар Европа җәмгыятенең президенты-электы, Gilbert Massard Страсбург университетының торакаль хирургия профессоры;
  • Medanta (Һиндстан) клиникасының кече инвазив һәм роботлаштырылган торакаль хирургия бүлеге мөдире Ali Zamir Khan;
  • Тайваньнан Милли университет хастаханәсенең торакаль хирургия бүлеге җитәкчесе Jang-Ming Lee;
  • РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының торакаль хирургия буенча баш штаттан тыш белгече Петр Яблонский;

РМАПО торакаль хирургия кафедрасы мөдире Кирилл Жестков һәм башкалар катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International