Түбән Кама медицина көллиятендә Ачык ишекләр көне узды. Абитуриентлар һәм күрү буенча мөмкинлекләре чикләнгән булачак студентлар уку йортының эше белән таныштылар.
Ачык ишекләр көненә бөтен республикадан делегацияләр Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмалары җитәкчеләре белән бергә килделәр.
Программада массаж һәм анатомия буенча мастер-класс күрсәтү, медицина массаж белгечлегенең презентациясе, кабул итү кагыйдәләре, укуның үзенчәлекләре, адаптациясе һәм социализациясе булдылар.
Көллият кунаклары яхшы матди-техник база һәм абитуриентларга һөнәри юнәлеш бирүне билгеләделәр.