ТР хирургы һәм травматологы көне чикләрендә Татарстан Республикасында хирургик ярдәм күрсәтүне анализлауга һәм хирургик профильле авыруларның үлем санын анализлауга багышланган ТР хирургия хезмәте эшчәнлегенең йомгаклары турында доклад белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-хирургы, КДМА ашыгыч медицина ярдәме кафедрасы мөдире Андрей Анисимов чыгыш ясаячак.
ТР травматология хезмәтенең 2018 елдагы эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш травматолог-ортопед белгече, Казан шәһәренең 16 нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы, КДМА травматология һәм ортопедия кафедрасы доценты Владимир Беляков хәбәр итәчәк.
2018 елда Татарстан Республикасында хирургия һәм травматология ярдәмен күрсәтү сыйфатын анализлауны Республика клиник хастаханәсенең клиник-эксперт һәм оештыру-методик эше буенча баш табиб урынбасары Елена Демьянова тәкъдим итәчәк.
Хирургия һәм травматология ярдәмен күрсәтүнең хокукый аспектлары турында мәгълүмат белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәгенең юридик бүлеге башлыгы, «ТР Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе» идарәсенең әгъзасы Ирек Гарифуллин чыгыш ясаячак.
Ахырда Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең иң яхшы яхшы белгечләрен бүләкләү планлаштырыла.
Чара 2019 елның 6 мартында 13:00 сәгатьтә башлана.