Бөгелмә ҮРХдә йомгаклау медицина киңәшмәсе узды

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

«Бөгелмә ҮРХ» ДАССУнең 2018 елдагы эш йомгакларына һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган медицина советының киңәйтелгән йомгаклау утырышы шәһәр Мэриясендә узды.

Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров, «Бөгелмә ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Илнар Вилданов катнаштылар.

Чара дәвалау-профилактика учреждениеләренең җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, баш табиблары һәм аларның урынбасарлары, бүлек мөдирләре һәм өлкән шәфкать туташлары, табиблары һәм шәфкать туташлары, фельдшер-акушерлык пунктларының хезмәткәрләре, сәламәтлек саклау учреждениеләренең профсоюз активы катнашуында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International