Казанда Татарстан Республикасы хирургия һәм травматология хезмәтләренең йомгаклау уртак медицина активы узды. Утырыш эшендә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Елена Әхмәтҗанова катнашты.
Докладлар белән Андрей Анисимов, В. Г. Беляков М. Минуллин, И. М. Гарифулин чыгыш ясадылар.
Ахырда Е. Ф. Әхмәтҗанова, хирургия һәм травматология – һәр кеше өчен иң сизгер һәм әһәмиятле бүлекләрнең берсе, дип билгеләде. Нәкъ менә шуңа күрә алар махсуслаштырылган медицина ярдәменең сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын даими үстерү һәм гражданнарыбызның сәламәтлеген ныгыту өчен шартлар тудырып, даими камилләшергә тиеш. 2019 ел бу хәрәкәттә тагын бер этап булырга тиеш.
Татарстанлыларның сәламәтлеген алга таба яхшырту, үлүчеләр санын киметү темпларын арттыру һәм кеше тормышын озайту өчен оештыру, технологик, кадрлар мәсьәләләрен комплекслы хәл итәргә кирәк. Иң приоритетлылар Татарстан Республикасының хирургия һәм травматология хезмәтләренең йомгаклау уртак медицина активында билгеләнде.
Эш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Хирургия хезмәтенең иң аерылып торган белгечләре Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.