Әгерҗе ҮРХдә йомгаклау медицина советы узды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Әгерҗе ҮРХдә 2018 елдагы эшчәнлек йомгакларына һәм 2019 елга куелган бурычларга багышланган медицина советы узды. Төп доклад белән баш табиб Эдуард Овчинников чыгыш ясады.

Узган 2018 ел эчендә Әгерҗе районының сәламәтлек саклау хезмәте эшчәнлегенең йомгакларына анализ ясап, районда тормышка ашырылган тармак үсеше программаларына тукталырга кирәк. Балалар сырхауханәләренең матди-техник җиһазланышын үстерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында 3 миллион сумнан артык суммага җиһазлар, шул санда портатив күчмә ультратавыш аппараты, электрокардиограф, реанимация палатасы өчен үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты кайттылар.

Тармакның нәтиҗәлелеген күтәрү мәгълүматлаштыру һәм цифрлы сәламәтлек саклау белән тыгыз бәйләнгән. 5 амбулаториянең 4 се югары тизлекле интернетка тоташтырылган. «Эшкә яраксызлыкның электрон кәгазе» проекты гамәлгә ашырылды. 45 табиб электрон цифрлы имза ачкычларын алды.

«Табибка электрон рәвештә язылу» сервисы кертелде һәм камилләшүен дәвам итә. 2017 ел белән чагыштырганда кабул итүгә язылган пациентларның өлеше артты һәм 53% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International