Йомгаклау медицина киңәшмәсе Зәй ҮРХдә узды

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Зәй үзәк район хастаханәсендә район башлыгы Разиф Кәримов катнашуында йомгаклау медицина советы узды. 2018 елда хастаханә эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында баш табиб Рим Амеров сөйләде. Район халкының үлем санының структурасына тулырак анализны халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Вадим Усманов тәкъдим итте. Районда өлкән кешеләрнең аерым төркемнәрен диспансерлаштыру нәтиҗәләре турында баш табибның амбулатор-сырхауханә эш буенча урынбасары Резеда Вәлиуллина сөйләде. Йомгаклау киңәшмәсе эшендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашты. Чара бүләкләү церемониясе белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International