Марат Садыков РФ Дәүләт думасында «Сәламәтлек саклау» милли проектын мониторинглау буенча эш төркеменең составына керде

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау буенча комитеты «Сәламәтлек саклау»милли проектын законнар белән тәэмин итү һәм мониторинглау буенча эш төркемен оештырды. Төркемнең җитәкчесе итеп Татарстаннан депутат Борис Менделевич билгеләнде.

Утырышта шулай ук 40 кеше кергән төркем составы расланды, алар арасында федераль һәм регион министрлыкларының һәм ведомстволарының вәкилләре, иҗтимагый оешмалар активистлары, экспертлар һәм тармакның абруйлы белгечләре бар. Татарстаннан төркем составына республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыков керде.

Эш төркеме Россия Президенты Владимир Путин Указын һәм Федераль Җыелышына юлламасында яңгыраган йөкләмәләрне үтәүнең мониторингын үткәрү планлаштырыла. Эш төркеме утырышлары квартал саен оештырылачак дип планлаштырыла. Һәр киңәшмә проектның  8  өлешенең юнәлешләренә туры килүче торган тематик булачак.

Кирәк булган очракта төркем вәкилләре турыдан-туры регионнарга барачак дип көтелә.

«Һәр регион ил Президенты Владимир Путинның Указын һәм йөкләмәләрен гамәлгә ашыру буенча аерым килешүгә кул куйды. Әлеге килешүләрдә эшчәнлек нәтиҗәлелегенең конкрет критерийлары һәм индикаторлары билгеләнгән. Безнең төркем алдында әлеге критерийларны мониторинглау һәм кирәклек булганда тиешле закон актларына үзгәрешләр кертү бурычы тора», –  дип Борис Менделевич аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International