Мөслим районында 2018 ел эчендә сәламәтлек саклау учреждениесенең эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлары турында фикер алыштылар.
Утырыш ТР ССМ метрологик һәм техник контроль идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков, Мөслим муниципаль районының башлыгы Рамил Муллин, авыл бистәләренең башлыклары, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, медицина хезмәткәрләре катнашуларында узды. Эшне анализлау һәм 2019 елга бурычлар белән баш табиб Рамил Мурзаханов чыгыш ясады. Ул үзәк район хастаханәсенең 2018 елдагы эшчәнлеге йомгаклары, район халкының сәламәтлеге торышы, демографик хәл турында сөйләде.